Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3720 очрагы теркәлгән, шуларның 2767се терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеше генә чирне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 19 кеше — 30-50, 12 кеше — 60-70 яшьтә.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда - 35 кеше. Чаллы шәһәре һәм Биектау районында өчәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3720 очрагы теркәлгән, шуларның 2767се (шул исәптән 19 кеше – узган тәүлектә) терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев