Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе старт алды

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе игълан ителә.

 Быел ул «Табигый экосистемаларны торгызу – җирнең чәчәк атуы ул!» девизы астында уза.

Чара кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты һәм «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар бәйгеләре оештыра.

Рәсемнәр бәйгесендә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 1 – 4 класс, 5 – 7 класс һәм 9 – 11 класс.

Эш үзенчәлекле булырга, исеме һәм имзасы булырга, бәйгенең игълан ителгән тематикасына туры килергә тиеш, битнең зурлыгы 30х40 см дан артмаска тиеш (А3 форматы).

Экологик десантлар бәйгесе кысаларында катнашучыларга аеруча саклана торган табигый территорияләрне, парк һәм аллея территорияләрен, су объектларының яр буйларын, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру, үсемлекләр һәм агачлар утырту, ясалма оялар ясау һәм урнаштыру, аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү һ. б. турында язма һәм фото отчетлар бирергә кирәк.

Эшләр 10 апрельдән 19 майга кадәр кабул ителәчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефонына шалтыратып ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев