Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өйдә белем алучы, сәламәтлеге зәгыйфь укучылар ике тапкыр бушлай ашый алачак

ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады.

Закон проекты буенча, көненә ике тапкыр бушлай тукланучы укучылар категориясенә «сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм өй шартларында белем алучы укучылар» категориясе дә өстәлә.

Әлеге категория укучыларны бушлай ашату белән тәэмин итүче субъект буларак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белем ала торган уку оешмасын гамәлгә куючы билгеләнә. Закон нигезендә, өй шартларында белем ала торган инвалид укучыларны ашатуның махсус тәртибен кертү кирәк булачак.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин закон проекты федераль законга тәңгәлләштерү максаты белән эшләнгәнен әйтте. «Закон проекты буенча, элегрәк урта һөнәри яки югары белем алган һәм инвалид калган кешеләргә урта һөнәри һәм югары белемне бушлай алу буенча дәүләт гарантиясен кертү күздә тотыла», - диде министр.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев