Татарстанда мәшгульлек үзәкләрендә 16,6 мең кеше теркәлгән
9-21 апрель көннәрендә «Россиядә эш» порталына Татарстан халкыннан 25,7 мең гариза кергән.
Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында эшсез калган кешеләр белән оператив эш алып баралар. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, 21 апрельгә республикадагы мәшгульлек үзәкләрендә 16 мең 625 эшсез кеше теркәлгән.
«Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән ярдәм формасына килгәндә, республикада кыска вакыт эчендә шундый эш оештырылды», — диде Галимова.
Ул күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш белән тәэмин итү үзәкләренең берсендә булуын искә төшерде, анда аңа контактсыз дистанцион эш формасын күрсәттеләр.
«21 апрельдән башлап 9 апрельгә кадәр «Россиядә эш» порталы аша 25 мең 752 гариза кергән. Бу вакытта гариза бирүчеләргә 1 мең 543 пособие билгеләнгән. Эш дәвам итә, мәйданчык бу мәсьәләне контактсыз һәм оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә», — дип йомгаклады Лилия Галимова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев