Татарстанда күп балалы гаиләләргә кырык ике меңнән артык җир кишәрлеге бирелде
Бу исемлектә 66 552 дәгъвачы исәпләнә.
Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешле милкенә 42 122 җир кишәрлеге бирелгән.
2022 елның гыйнвар ахырына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 66 552 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 16 629, Яр Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 45 828 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 147, Яр Чаллыда - 3 405 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев