Татарстанда коронавирустан 79нчы кеше үлүе расланган
1947 елда туган ир-ат яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган пневмониядән үлгән.
Татарстанда яшәүче ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 79нчы үлем очрагы расланды», — диделәр министрлыкта.
1947 елда туган ир-ат Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус китереп чыгарган ике яклы пневмония белән китерелгән. Пациент йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруларыннан интеккән.
Ир-атның үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев