Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән.
26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала барасы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый.
Казанда авыру йоктыруның - 45 очрагы, Чаллыда 11 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән. Бу чорда 10 617 кеше (узган тәүлекә — 23) терелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев