Татарстанда керемнәр Россиядәге уртача дәрәҗәдән түбән булып чыкты
Халыкның керемнәре буенча Россия төбәкләре рейтингында 2025 елның өченче кварталында Татарстан 12нче урынны алды.
РИА «Новости» тикшеренүе нигезендә, республика халкының җан башына уртача керемнәре аена 66,7 мең сум тәшкил иткән — бу гомумроссия күрсәткеченнән түбәнрәк.
Росстат мәгълүматларына караганда, әлеге чорда ил буенча уртача керемнәр аена 73 мең сумга җиткән. Бу 2024 елның өченче кварталына караганда 9,6 мең сумга күбрәк. Реаль чагылышта үсеш 6,3% тәшкил иткән.
Рейтингта иң алдынгы урыннарны Ерак Төньяк төбәкләре: Ненец, Ямал‑Ненец һәм Чукотка автономияле округлары алган. Аларның югары күрсәткечләре, нигездә, кырыс климат шартлары һәм эшләрнең катлаулылыгы аркасында гадәттәгечә югары хезмәт хаклары билгеләнгән файдалы казылмалар чыгару тармакларына бәйле.
Рейтингның капма-каршы полюсында – соңгы урыннарны Ингушетия, Тыва һәм Карачаево‑Черкесия алган.
Шунысы кызык, керемнәрне куллану товарлары һәм хезмәтләренең фиксацияләнгән җыелмасы бәясенә карата лидерлар унлыгына Ямал‑Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы, Мәскәү, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Санкт‑Петербург, Мәскәү өлкәсе, Мурманск өлкәсе һәм Адыгея Республикасы кергән. Бу төбәкләрдә керемнәр билгеләнгән комплекстагы товарлар һәм хезмәтләр бәясен өч тапкырдан артыкка узып китә.
Әлеге төбәкләрдә керемнәр билгеләнгән җыелма бәясеннән өч тапкырдан да күбрәккә югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев