Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясе башланды

17 ноябрь – юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Акциянең максаты – юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алу һәм аларның гаиләләренең кайгысын уртаклашу, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү.

Татарстан Республикасында акция 11-17 ноябрьдә узачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрүгә юнәлтелгән берничә чара үткәрәчәк: урамнарда һәм мәйданнарда профилактик акцияләр; машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән очрашулар; мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары һәм ачык дәресләр; уку биналарында һәм предприятиеләрдә тематик чаралар.

Акциядә төрле оешма хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.

“Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көненә” аерым игътибар биреләчәк, ул 15 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.

Акциянең соңгы көнендә, 17 ноябрьдә, катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәгән плакатлар белән хәрәкәт зур булган урамнарга һәм чатларга чыгачак һәм машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар өләшәчәк.

Исегездә тотыгыз: юлларда куркынычсызлыкны арттыруга һәркайсыбыз өлеш кертә ала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев