Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшелчәләргә бәя төшкән

22 августтан 29 августка кадәр бер атна эчендә Татарстанда «борщ наборы»ындагы азык-төлеккә бәя төшкән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бу чорда барыннан да бигрәк бәрәңге, кишер һәм кәбестә арзанайган. Бер килограмм бәрәңгенең бәясе 9 процентка – 33 сумнан 30 сумга төшкән. Бер килограмм кәбестә һәм кишер 10 процентка төшеп, 19 һәм 35 сум булган.

Чөгендернең бер килограммы 34 сумнан 31 сумга төшкән, ә бер килограмм башлы суган бәясе 43 сумнан 40 сумга арзанайган. Моннан тыш, помидорлар да 12 процентка кимеп, 78 сумнан 68 сумга төшкән. Ә алма һәм банан бәясе 5 процентка төшкән һәм хәзер алар 103 һәм 84 сум тора.

Соңгы бер атнада тавык йомыркасына бәя арткан – бер дистә йомырка 60 сум тора. Шулай ук сыер итенең бер килограммы да 486 сумга кадәр, шикәрнең бер килограммы 70 сумга кадәр арткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев