Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүче ун кеше атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды

Татарстанда яшәүче ун кешегә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Әлеге исем «республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеш һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен» бирелә, диелә документта.

Бүләкләнүчеләр арасында – «Дементьев исемендәге агрофирма» да машина йөртүче Рәмис Алимов, ООО «Агро Л» комплексы җитәкчесе Фәргать Булатов, ООО «Лаеш» һәм АО «Чистополье» холдинг компаниясе» генераль директоры Гомәр Закиров, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының финанслау бүлеге җитәкчесе Сергей Злобин бар.

Шулай ук «Козлова Мария Ивановна» крестьян хуҗалыгы директоры Николай Козлов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Тукай районындагы җитештерү бүлеге белгече Светлана Латыйпова, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Югары Ослан районындагы җитештерү бүлеге җитәкчесе Раиса Митрофанова, ОАО «Зәй икмәк кабул итү оешмасы» директоры Рафис Фәрдиев һәм «Алгинская ПМК „Мелиорация»» җәмгыяте баш хисапчысы Фидания Хәйретдинова да бүләкләнгән.

Бүләклән дүрт кеше - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре. Икесе — Казаннан, икесе - Чистай районыннан. Шулай ук мактаулы исемгә лаек булучылар арасында Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Тукай районнары вәкилләре дә бар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев