Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда иң яхшы урманчылыкны ачыклаячаклар

31 урманчылык арасында җиңүчеләр һәм призерлар август ахырында билгеләнәчәк.

 

Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика бәйгесен үткәрә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре бәяләнәчәк. Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерүгә, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тотуга - беседкалар, кече архитектура формалары һ.б. төзүгә бәя биреләчәк.

Шулай ук кешеләр ял күпләп итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистартуга, күрсәтмә агитациянең торышын яхшыртуга, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләргә аерым игътибар биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә республиканың 31 урманчылыгы катнаша. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр турында материаллар кабул ителә. Җиңүчеләр һәм призерлар август ахырында билгеләнер дип көтелә. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Регина Гумарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев