Татарстанда гыйнвар аенда сәнәгать җитештерүе 14 процентка арткан
Файдалы казылмалар чыгару 9 процентка арткан, эшкәртү производстволары күрсәткечне 18,2 процентка арттырган.
2022 елның гыйнварында Татарстанда сәнәгать җитештерүенең күләме, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 14,1 процентка арткан.
Файдалы казылмалар чыгару 9 процентка арткан, эшкәртү производстволары күрсәткечне 18,2 процентка арттырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең төбәк органы хәбәр итә.
Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү тармагында җитештерүнең үсеше — 3,7 процент, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү 9,9 процентка арткан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев