Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлде

Узган тәүлек эчендә коронавирустан 44 кеше сәламәтләнде.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кертелгән, 26сы — авырулар белән элемтә аша йоктырылган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар  – 18 кеше - Казанда ачыкланган. Чаллыда — 4, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр авыру теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 6 мең 279 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 мең 128 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44е узган тәүлектә. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев