Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бруцеллез чигенергә теләми. Аксубайлыларга куркыныч авырудан ничек сакланырга?

Рәсми мәгълүматлар буенча, Кайбыч районында бруцеллез буенча карантин кертелгән – алты терлек зарарланган. Бу республикада беренче очрак түгел. Терлекләрне куркыныч авырудан ничек сакларга кирәклеге турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллиннан сөйләвен сорадык.

– Йогышлы хайван авырулары әле анда, әле монда баш калкыта. Узган 2023 елда республикага бруцеллез һөҗүм итте, көзен күрше Яңа Чишмә районында бруцеллез таралды, 900 баш мөгезле эре терлек асралган хуҗалык ябылды. Ел ахырында Әтнә районында бруцеллез учагы барлыкка килде, анда 5500 баш күп сөт бирә торган нәселле терлек пычак астына китте. Әтнә районында бруцеллез белән кешеләр дә, шул исәптән ветеринария белгечләре дә зарарланды. Һәм менә Кайбыч районының Иске Чәчкабы авылының өч шәхси ярдәмче хуҗалыгында мөгезле эре терлек авыруы ачыкланды. Бруцеллез республикада 30 елдан артык теркәлмәгән, безнең районның 1949 елдан алып барылган эпизоотик журналында авыруның соңгы очрагы 1987 ел белән даталанган.

– Искә төшереп китегез әле, бу нинди авыру һәм аны ничек кисәтергә?

– Бруцеллез хроник авыру, ачык клиник билгеләре юк. Канны серологик тикшерүләр вакытында төгәл диагноз куела. Хәзерге ветеринария кагыйдәләре буенча бруцеллез өчен ике айлык яшьтән алып барлык төр хайваннарның канын тикшерү алып барылырга тиеш. Бруцеллез белән кеше дә зарарланырга мөмкин. Бу авыру беркайдан да алынмый, күктән төшми. Төп таратучылар булып – саксыз сатучылар һәм терлек сатучылар, алар биологик куркынычсызлык турында түгел, ә үз файдалары турында гына уйлыйлар. Шуңа күрә терлек сатып алганда, ветеринария документын таләп итәргә кирәк. Әгәр сатучы мондый документны тәкдим итә алмый икән, димәк, хайван карантин чараларын үтмәгән һәм терлек сатып алу белән бергә проблемага да дучар булу куркынычы бар. Районга йогышлы авырулар кертелмәсен өчен, барлык милек формасындагы хуҗалык ияләре түбәндәге таләпләрне үтәргә тиеш:

- терлекләрне ветеринария документларсыз кертүгә юл куймаска;

- дәүләт ветеринария хезмәтендә барлык терлекләрне ачыклау һәм исәпкә кую;

- яңа сатып алынган терлекләрне лейкоз, бруцеллез, туберкулезны тикшерү белән 30 көн дәвамында карантинга алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев