Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бераз явым-төшем, томан һәм 2 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда элек урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендә күк аязучан болытлы булып калачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, юеш кар, яңгыр һәм бозлавык рәвешендә кечкенә явым-төшемнәр фаразлана. Иртән кайбер районнарда төнлә төшкән томан сакланачак.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

erid: 2Vtzqw6pLty

Төнлә температура нульдән түбән булганнан соң, көндез төбәктә һава -2...+2 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында -1...+1 градуска кадәр).

Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атнада Татарстан территориясендә аномаль җылылыкны кышкы салкыннар алыштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев