Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләр артты

Тавык йомыркасы, алма, карабодай ярмасы, суган һәм башка азык-төлек товарлары арзанайды.

Татарстанда 21 июньнән 28 июньгә кадәр бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләрнең шактый артуы теркәлгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Бәрәңге 12,43 процентка артып, бер килограммы 47,64 сумнан 53,56 сумга кадәр кыйммәтләнгән (15-21 июньдә ул 13,86 процентка арткан иде). Кишер бәясе 10,57 процентка артып, килограммы 72,82 сумнан 80,52 сумга кадәр күтәрелгән (15-21 июньдә ул 23,70 процентка кадәр арткан иде).

Моннан тыш, республикада башка азык-төлек товарлары да кыйммәтләнде. Алар арасында шоколадланган йомшак конфетлар, ярымысланган казылык, дуңгыз ите, сыер ите, сарык ите, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервлары, арыш һәм арыш-бодай икмәге һәм башка продуктлар бар.

Шул ук вакытта бодай икмәге һәм күмәч әйберләре бәясе үзгәрешсез калды. Тавык йомыркасы, алма, карабодай ярмасы, суган һәм башка азык-төлек товарлары арзанайды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев