Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер атна эчендә автомобиль ягулыгына бәяләр үзгәрмәде

Казанда 27 май – 3 июнь атнасында бензин һәм дизель ягулыгының барлык маркаларына бәяләр тотрыклыланды.

Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.

Статистик ведомство мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән чорда АИ-95 бензинының бер литры өчен уртача бәя 49,3 сум дәрәҗәсендә калган. Ә дизель ягулыгының бер литры 52,3 сум тора. АИ-92 һәм АИ-98 бензинының бер литры автомобиль йөртүчеләргә 45,9 һәм 59,2 сумга төшә.

Бер атна элек Татарстанда АИ-95 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәясе төшү күзәтелгән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев