Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда банктан 35 миллион сум урлаган кассирны тотканнар

Түбән Камада төбәк банкларының берсендә эшләүче кассирдан финанс оешмасыннан зур суммада акча урлауда шикләнәләр.

Якынча ачыкланганча, 2017 елдан бирле банк кассиры төрле суммада акча урлаган, тотылмас өчен документларга ялган мәгълүмат керткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сентябрьдә банк хезмәткәре Түбән Кама офисы ябылуы һәм аның алдыннан ревизия буласын белгән. Җаваплылыктан куркып, ул кассадагы акчаны алган һәм Казанга киткән», - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ул республика башкаласында юристларга мөрәҗәгать иткән, алар аңа гаебен танып гариза язарга киңәш иткән. Хатын-кыз шулай эшләгән дә һәм гаризаны почта аша җибәргән. Әмма кассирны полиция тоткарлаган. Ревизорлар барлыгы 35 миллион сум акча җитмәвен ачыклаган.

Полиция тоткарланган хатынның малаеның автомобилендә 5 миллион чамасы акча тапкан. Акчаны алганнар. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев