Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасының язгы эшләргә әзерлеге 96 процент дәрәҗәсендә

14 марттан 25 мартка кадәр республиканың барлык районнарында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге буенча комиссия тикшерүләре узачак.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеге 96 процент дәрәҗәдә әзер.

Язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 770 чәчү комплексы кирәк. Шушы күләмдә техника чәчү эшләрен ике атна эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк, диелә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәсендә.

14 марттан 25 мартка кадәр республиканың барлык районнарында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге буенча комиссия тикшерүләре узачак. Техника әзерлеге, орлык материалы, ашламалар кертү белән бәйле авырлыкларга оператив рәвештә чарасын күрү өчен, алдагы елларга караганда, ике атнага иртәрәк уздырыла.

Быел хуҗалыклар 2,1 млрд сумга 629 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларын сатып алган, шул исәптән 77 трактор, 35 ашлык уру һәм 12 терлек азыгы уру комбайны, 7 үзйөрешле сиптергеч һәм 498 берәмлек башка техника.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев