Татарстанда Аксубай районы яшьләре тавышы мөһим
Студентлар клубларының Милли лигасы Бөтенроссия слеты Казанда 21 - 27 сентябрь көннәрендә узачак.
Катнашу өчен теркәлү ачылды инде. Студент клубларының Милли лигасы – “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган “Социаль активлык” яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты. 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр студентлар оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнаша ала.
Слет кысаларында студентлар клубларын үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр проектлары конкурсы узачак. Катнашу өчен гаризаны 3 августка кадәр “Россия яшьләре” сайтында бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев