Татарстанда 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылган
Республиканың 43 муниципаль районыннан 15 аграрий 60 проценттан артык бөртекле культуралар суктырган.
Республикада 26 августка 2 млн 547,1 мең тонна ашлык суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Урып-җыю эшләре башланганнан бирле бөртекле һәм кузаклы культуралар 833,6 мең га мәйданда суктырылган, бу фаразга карата 59 процент тәшкил итә», – диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Шул ук вакытта бүгенге көнгә көзге бодай – 225,8 мең га (фаразга карата 92%), язгы бодай – 77,3 мең га (17%), арпа-355,9 мең га (74%) җыеп алынган. «Бөртеклеләрнең уртача уңышы 30,6 ц/га тәшкил итә, узган елның шушы датасына 26,3 ц/га булган. Көзге һәм сабан бодае, арпа буенча да уңыш узган елгы күрсәткечләрдән югары», - диде министр урынбасары.
Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, 15 муниципаль район игенчеләре 60 проценттан артык бөртекле культура суктырган. Шулай итеп, Нурлат районында 24,6 мең гектардан иген җыеп алынган, бу фаразга карата 76 процент тәшкил итә, 79 мең тонна ашлык суктырылган. Әлки районында бөртеклеләр 24,8 мең гектардан (74%) суктырылган, 64,4 мең тонна ашлык суктырылган, Ютазы районында – 12,6 мең гектардан (72%) 38,9 мең тонна ашлык суктырылган.
«Өч районда йөз мең тоннадан артык ашлык суктырган. Алар - Зәй районы (113,4 мең тонна), Азнакай районы (108,4 мең тонна) һәм Актаныш районы (107,7 мең тонна)», - диде Илдус Габдрахманов.
Профильле министрлык мәгълүматлары буенча, республикада бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы буенча Зәй районы алда бара, анда бер гектардан 43,8 центнер уңыш җыеп алганнар. Шулай ук Тукай (41,3 ц/га), Минзәлә һәм Сарман (40,2 шәр ц/га), Мамадыш (40,1 ц/га), Актаныш (40 ц/га) районнары да гектардан 40 һәм аннан да күбрәк центнер ашлык җыя.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев