Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 208 предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша

Татарстанда урнашкан оборона сәнәгате комплексы предприятиеләренә үткән елның сентябреннән 5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 4 мең эшче урынына вакансия калган.

Оборона сәнәгате комплексы предприятиеләренең эшче кадрлар белән тәэмин ителешенә атна саен федераль дәрәҗәдә мониторинг ясала. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тиешле чаралар күрелә, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Мәгълүм булганча, башка төбәкләрдән эшче кадрлар җәлеп иткән предприятиеләр дәүләттән финанс ярдәменә өмет итә ала – шундый һәр белгеч өчен 12 минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия бирелә. Аренда торагы һәм тулак тораклар төзелә. «Профессионалитет» һәм «Эштән дә зуррак» («Больше, чем работа») проектлары да яшьләрне эшче һөнәрләргә җәлеп итәргә булыша.

Министрлык хәбәренчә, бүген «эш кешесе» образын популярлаштыруның яңа формаларын эзлиләр. Шуңа күрә «Ел инженеры» республика бәйгесе, «Безнең заман» эшче яшьләр фестивале һәм «Яшь профессионаллар» чемпионаты белән беррәттән, һөнәри осталык бәйгеләре дә үткәрелә. Күптән түгел 22 номинациядә «Алабуга-skills 2023» республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе оештырылган иде.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда беренче урынны алды. Адреслы ярдәм кысаларында 2022 ел дәвамында (продукция җитештерү, складларда товар хәрәкәтләре, транспортка хезмәт күрсәтү, монтажлау, төяү эшләре, заказларны комплектацияләү, офистагы эшләрне оптимальләштерү (һ.б.) кебек) төрле юнәлештә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга кагылышлы 45 проект тормышка ашырылган.

Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларына барлыгы 88,1 миллион сум тотылган. Узган ел Татарстанда предприятиеләрнең 3 566 хезмәткәренә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралларыннан файдаланырга өйрәтүче укулар уздырылган.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында Татарстаннан 208 предприятие катнаша. Проектта катнашу бушлай.

Россиядә илкүләм проектлар, шул исәптән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев