Татарстанда 18 градуска кадәр салкын һәм бозлавык көтелә
14 февральдә Татарстанда болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми.
Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән һава температурасы 24 градуска кадәр салкын, аязганда -28 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганасы -18 дән -13 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев