Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Язучылар Берлеге вәкилләре Аксубай районының иҗат интеллигенциясе белән очрашты

Иске Кыязлы авыл мәдәният йортында Татарстан Язучылар Берлеге вәкилләре белән очрашу булып узды

Аксубайлыларга кунакка Тукай премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрә якташыбыз Нәбирә Гыйматдинова, журналист, психологик фәннәр кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов, язучы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев килде.

Очрашуда авыл кешеләре генә түгел, районның барлык почмакларыннан сәнгать зыялылары катнашты. Аралашу конструктив килеп чыкты: район кешеләре кунакларга районның нәрсә белән яшәве, аның дини һәм мәдәни тормышы турында сөйләделәр, ә язучылар үзләренең иҗатлары белән таныштырып, китапларын бүләк иттеләр.

Фото мәдәният бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев