Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте яшь педагогларның хезмәт хакына айлык өстәмәне арттырды

Татарстанда педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай ук акчаның күләме дә арттырылды, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.

Өстәмә акчаның күләме 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр артты. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Искәртеп узабыз, педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик вазифада беренче өч ел өзлексез эшләү дәвамында эшкә урнашкан көннән билгеләнә. Түләүне билгеләү, туктату, озайту турындагы карар оешма боерыгы белән раслана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев