Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Татарстан варислары» бәйгесе старт ала

Аксубай район газетасы редакциясе татар телендә «Без – Туфан варислары» иҗади эшләр бәйгесен игълан итә.

Редакция район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә «Без – Туфан варислары» иҗат бәйгесе үткәрә

Бәйге Хәсән Туфанның туган көненә багышлана. Һәм бу очраклы түгел. Роза Камил кызы фикердәшләре белән бергә танылган якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен бик күп эш башкарды. Ул Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплаган, музей экспонатларын җыюда, шагыйрьнең кече ватанында аның музей-йортын төзүдә оештыру мәсьәләләрендә актив катнашкан.

Роза Камил кызы 35 елдан артык безнең газета редакциясендә корректордан башлап мөхәррир вазыйфысына кадәр юл үткән. Ул Аксубай районы тарихына өлеш керткән сәләтле, иҗади шәхес иде.

Катнашырга район мәктәпләре укучылары чакырыла. Тематикасы – туган як һәм аның белән бәйле бар нәрсә. Татар телендә теләсә кайсы жанрда иҗат эшләре кабул ителә. Эш күләме А-3, 12 шрифт форматындагы 2 биттән артмаска тиеш.

Эшләр 2023 елның 14 декабреннән 27 декабренә кадәр selnew@mail.ru электрон адреска кабул ителә. Җиңүчеләр өч яшь категориясендә билгеләнә: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар.

Бәйгедә катнашучыларның, Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләүчеләрнең барысына да катнашучы сертификаты бирелә. Җиңүчеләр редакциядән дипломнар һәм Роза Хәбибуллинаның гаиләсеннән бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Бәйгене үткәрү вакыты: 2023 елның 14 декабреннән 27 декабренә кадәр
28 декабрьдә жюри бәйгегә йомгак ясаячак, 29 декабрьдә редакциядә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
6+


НИГЕЗЛӘМӘ
«Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире

Роза Хәбибуллина истәлегенә «Без – Туфан варислары» иҗади эшләр бәйгесе


1. Бәйгене оештыручылар:
«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе

2. Бәйгенең максаты:
Татар телендә иҗат эшләре бәйгесе Хәсән Туфанның туган көненә, «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллинаның истәлегенә багышланган (алга таба Бәйге) фикерләрен туган – татар телендә белдерә алган иҗади яктан сәләтле укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Роза Камил кызы Хәбибуллина, фикердәшләре белән, танылган якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды. Ул Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплады, музей экспонатларын җыюда, шагыйрьнең кече ватаны Иске Кармәт авылында музей-йортын торгызуның оештыру мәсьәләләрендә актив катнашты.

Роза Камил кызы, корректордан мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтеп, «Сельская новь» газетасы редакциясендә 35 елдан артык эшләде. Аксубай районы тарихына зур өлеш керткән талантлы, иҗади шәхес иде.

3. Бәйгенең бурычлары:

- мәктәп укучыларын туган – татар телендә язучы яшь хәбәрчеләр сафына җәлеп итү;

- иҗади эш белән кызыксынган мәктәп укучыларына ярдәм итү;

- укучыларны туган төбәк тарихын өйрәнүгә җәлеп итү;

- белем һәм иҗади эзләнүгә зәвык тәрбияләү;

- рухи традицияләрне ныгыту һәм туган мәдәниятнең чишмә башына кайту.

4. Бәйге катнашучылары:


Бәйгедә катнашуга Аксубай муниципаль районы белем бирү мәктәпләренең 6-18 яшьлек укучылары чакырыла.

Бәйгедә бары шәхсән катнашу гына рөхсәт ителә, бер укучыдан бер иҗат эше кабул ителә. Бәйгегә татар телендәге эшләр тәкъдим ителә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

• 1-4 сыйныфлар укучылары арасында;

• 5-8 сыйныфлар укучылары арасында;

• 9-11 сыйныфлар укучылары арасында.

5. Иҗади эшләргә таләпләр:

Тематикасы – туган төбәк һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр. Эшләр татар телендә бирелә.

Эш күләме А-З форматында, 12 нче күләмле Times New Roman шрифтында 2 биттән артмаска тиеш.

Бәйгегә тәкъдим ителгән материалларда автор турында мәгълүматлар булырга тиеш: исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, елы, белем ала торган оешма исеме, сыйныф.

Теләсә нинди жанрдагы татар телендәге иҗади эшләр selnew@mail.ru электрон почтада кабул ителә. Хат темасында «Бәйге. Катнашучының фамилиясен. Мәктәпне. Сыйныфны.» күрсәтергә кирәк.

Бәйгегә кергән эшләр оештыру комитеты карары буенча «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясенең электрон басмасында –

«Аксубаево» http://aksubayevo.ru сайтында басылып чыгарга мөмкин.

6. Бәйгене үткәрү вакытлары:

Бәйге эшләре 2023 елның 14 декабреннән 27 декабренә кадәр кабул ителә.

Бәйгегә нәтиҗәләр 2023 елның 28 декабрендә ясала.

7. Җиңүчеләрне бүләкләү

Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның 29 декабрендә «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясендә түбәндәге адрес буенча узачак:

Татарстан Республикасы, Аксубай районы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт.

Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләгән бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты бирелә.

Һәр номинациядә җиңүче «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясеннән Диплом һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән истәлекле бүләк белән бүләкләнә.

Оештыру комитеты карары буенча иҗтимагый оешмалар, башка юридик затлар һәм физик затлардан бүләкләр гамәлгә куелырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев