Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны игълан ителде

Татарстан Республикасында 186 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә урманнарда янгын куркынычы сезонын 15.04.2024 ел белән билгеләячәкләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә урманнарда түбәндәгеләр тыела:

– ылыслы яшь үсентеләр арасында, янган урыннарда, урманнарга зыян килгән кишәрлекләрдә, торфлыкларда, агач киселгән урыннарда (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан чистартылмаган һәм агач материалы әзерләнгән урыннарда (агач аударганда һәм тарттырганда, шулай ук кәүсәләрне ботаклардан арындырганда, агачларның биек өлешләре киселгәндә, коры-сары җыелган урыннарда), кипкән үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында ачык ут (учак, пайкалау лампасы, примуслар, мангаллар, ризык кыздыру җайланмалары) ягу;

– янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

– ау вакытында янучан (үзлектән янып китә торган, шулай ук ут кабызу чыганагы тәэсирендә янып китүчән) яки пыскый торган материаллар куллану;

– бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык, яна торган башка матдәләр) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

– двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

– торфлыкларда ачык ут белән эшләр башкару;

– турыдан-туры урманга тоташып торган, яклагыч һәм урман утыртмалары янындагы һәм кимендә 0,5 метрлы янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган урыннарда үлән, урман түшәмәсе, корыган үлән һәм башка төрле янучан материалларны (үзлектән янып китә ала торган, ут кабызу чыганагыннан янып китәргә мөмкин булган матдәләрне һәм материалларны) ягу;

– урманнарны эшчәнлек һәм куллану калдыклары белән чүпләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев