Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан укучыларын «Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән бәйгедә катнашырга чакыралар

Иң кызыклы рәсемне почта открыткасы рәвешендә 2 мең данә тираж белән бастырып чыгарачаклар, җиңүчене исә «Детское радио» радиостанциясе эфирына чакырачаклар.

Татарстан укучыларын «Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гариза бирү кампаниясе 28 августка кадәр дәвам итәчәк, дип белдерә оештыручылар.

Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, гаиләгә йөз тоткан иҗтимагый оешмаларда тәрбияләнүчеләр (6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар) үз көчләрен сынап карый ала.

«Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, мәктәпкә, укытучыларга, сыйныфташларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларны — исемле сертификатлар, бәйгедә җиңүче, лауреат һәм призерларны исә дипломнар көтә. Иң кызыклы рәсемне почта открыткасы рәвешендә 2 мең данә тираж белән бастырып чыгарачаклар, җиңүчене исә «Детское радио» радиостанциясе эфирына чакырачаклар.

Бәйгегә карандаш яки буяу белән ясалган рәсемнәр, график, аз тиражлы график эшләр, коллажлар, шулай ук компьютер графикасында башкарылган эшләр кабул ителә. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев