Татарстан уку йортларында 17 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган
Баш санитария табибы сүзләренчә, 15 кешедә Covid-19 кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре белән булган, ике очракта коронавирус пневмониясе диагнозы куелган.
Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 17 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Бүгенге көндә студент, мәктәп укучысы һәм педагоглар арасында авыруның 17 очрагы безнең контрольдә. Шуларның дүртесе студент, өч укучы һәм ун педагог», — дип сөйләде ул.
Баш санитария табибы сүзләренчә, 15 кешедә Covid-19 кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре белән булган, ике очракта коронавирус пневмониясе диагнозы куелган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе беренче айда мәктәп, техникум, көллият, югары уку йортларында коронавирус белән күпләп авыру кебек җитди проблемаларны ачыкламады.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев