Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан таможнясы тапкан контрафакт ризыкның күбесе чикләвек, җиләк-җимеш булган

Сәүдә әйләнешеннән 3,1 млн сумлык 44 мең данә сәнәгать товарлары һәм 1,7 млн сумлык 17 тонна азык-төлек алынган.

Татарстан таможнясы узган елда тоткарлаган 17 тонна азык-төлекнең күбесе чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә, киптерелгән җиләк-җимеш, сыр, ярмалар булган.

Чит илләрдән эчке базарга законсыз кергән товарларны тикшерү максатыннан 2021 елның 1 июнендә Татарстан таможнясында товарлар кертүне контрольдә тоту бүлеге барлыкка килгән.

«Эчке базардагы биналарны һәм территорияләрне тикшерү барышында 1,7 млн сумлык 16,7 тонна маркировкасыз азык-төлек продукциясе ачыкланды һәм кулга алынды. Әлеге товараларның җитештерү датасы, саклау шартлары, җитештерүченең адресы, ЕАС билгесе турында белешмәләр булмаган», — диде Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Шулай ук 2021 елда сәүдә әйләнешеннән контрафакт аяк киемнәре, спорт костюмнары, сумкалар алынган. Алар тоткарланмаса, товар маркалары ияләренә 1 млн 795 мең сумлык зыян салынган булыр иде.

Марат Гәрәев сүзләренчә, сәүдә әйләнешеннән 3,1 млн сумлык 44 мең данә сәнәгать товарлары алынган. Бу исемлеккә махсус тамгаланырга тиешле туннар, аяк киемнәре, кием-салым, аш-су бүлмәсе җиһазлары, тәмәке эшләнмәләре керә. Тоткарланган товарларның күпчелек өлеше — 43 мең берәмлеге — тәмәке продукциясе. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев