Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан табибы тирәкләр чәчәк ату сезонында аллергия турында сөйләде

Аллергия еш кына амбулатория шартларында уңышлы дәвалана, борынга тамыза торган тамчылар һәм антигистаминлы препаратлар булыша, ди табиб.

Тирәкләр чәчәк ату сезонында аллергикларга киңәшләрен Түбән Кама РҮХ терапия бүлегенең терапевт-пульмонологы Алсу Ибраһимова бирде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Тирәкләр чәчәк аткан чорда еш кына пациентлар я яшәү урыны буенча участок терапевтларында күзәтелә, я хроник аллергия белән аллергологларга мөрәҗәгать итә. Кайчагында пациентлар пульмонологларга мөрәҗәгать итә, ә моңа патологияләр сәбәп була, әйтик, бронхиаль астма кискенләшергә мөмкин.

«Аллергия еш кына амбулатория шартларында уңышлы дәвалана, борынга тамыза торган тамчылар һәм антигистаминлы препаратлар булыша. Безнең бүлеккә килгән пациентларда тын кысылу күзәтеләп», — диде табиб.

Битлек һәм күзлек тирәк мамыгына реакциядән сакламый диярлек. Мамык тәрәзә аша керергә я киемгә ябышып калырга мөмкин. Пациентлар тирәк чәчәк аткан чорда ял алырга, аларга уңайлы булган җиргә китәргә, амбулатор рәвештә антигистаминлы препаратлар, ялкынсынуга каршы тамчылар кабул итәргә тырыша.

Аллергия реакциясе нәселдән күчәргә мөмкин. Аллергиягә шәһәр халкы тиз бирелүчән, ул яшькә карамый, балалар да, өлкәннәр дә зыян күрә ала.

Үзегезне саклагыз, ә кирәк булганда хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Заманча препаратлар ярдәмендә аллергия уңышлы дәвалана. Исән булыгыз!

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев