Татарстан синоптиклары яшен турында кисәтте
Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Бүген, 19 августта, төнлә һәм иртән Татарстанда яшен булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк, дип фаразлана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев