Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде

Татарстан Республикасы Рәисе Боерыгы белән «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем Иске Ибрай амбулаториясе терапия кабинетының гомуми практика табибы (гаилә табибы) Галимҗан Минугуловка бирелде.

Ул сайлаган һөнәренә 35 ел гомерен багышлаган. Югары белем алганнан соң үзенең табиблык практикасын Алексеевск үзәк район хастаханәсендә хирург булып башлый. 1997 елда Иске Ибрайга кайта, 2008 елга кадәр гамәлдә булган тәүлеклек дәвалау стационарында эшли, операция ясаучы табиб була. Соңгы егерме ел дәвамында гомуми практика табибы булып эшли.

Авыл халкы, тирә-яктагы торак пунктлар – Яңа Ибрай, Алексеевка, Сергеевка, Иске һәм Яңа Үзи, Иске һәм Яңа Тимошкино, Кыязлы авыллары һәм хәтта күрше районнарда яшәүчеләр дә сәламәтлеккә бәйле төрле проблемалар буенча Иске Ибрай амбулаториясенә мөрәҗәгать итәләр. Гадәти эш көннәрендә табиб 15-20 пациентны кабул итә.

Йогышлы авырулар баш калыккан вакытта тагын да күбрәк. Табибның пациентлар белән мөнәсәбәте ышанычлы, игелекле, бу да шулай ук шактый дәрәҗәдә авыруларның тизрәк сәламәтләнүенә ярдәм итә.

– Авыл кешеләре – хезмәт сөючән халык. Алар үз-үзләрен кызганмыйча авыр хезмәт башкаралар, – дип фикерләре белән уртаклаша табиб. – Һәм бу турыдан-туры сәламәтлеккә йогынты ясый.

Ике ел элек Иске Ибрайда яңа сәламәтлек саклау бинасы ачылды. Монда барысы да заманча, авыруларны кабул итү өчен иң яхшы шартлар тудырылган.

Галимҗан Минугуловны һич арттырусыз районның иң яхшы табибларының берсе дип саныйлар.

Коронавирус пандемиясе вакытында, ул үзен үз һөнәренә тугры табиб буларак күрсәтте. Бу авыр чорда, яңа вирус этиологиясен әле ахырына кадәр белмичә, авыл халкын коткарып калу өчен хәтта мөмкин булмаганны да эшләде. Үзе дә нык авырып китте, могҗиза белән генә терелде.

2018 елда aksubayevo.ru сайтында редакция, тугыз табибның исемнәрен күрсәтеп, «Аксубай районының иң яхшы гомуми практика табибы» дигән сораштыру үткәргән иде. Катнашучыларның күбесе Галимҗан Минугулов файдасына тавыш бирде. Һәм бу – кешеләрнең лаеклы тануы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев