Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты Тимур Нагуманов урынына калачак кандидат исемен атады

Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде.

 Күптән түгел Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән, бизнес-обмудсмен Тимур Нагуманов алдагы ярты елда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллектә дә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

"Бездә үзгәрешләр бар - Тимур Нагуманов хәзер инде Әлмәт районы башлыгы. Әлегә безнең яңа җитәкче юк, мин аны ярты елга Совет секретаре булып калуын сорадым", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент сүзләренчә, Тимур Нагуманов урынына аның урынбасары - Венера Камалова билгеләнергә мөмкин. 

"Безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Венера хәзер лидерлар рәтендә", - диде Президент. 

erid: 2Vtzqw6pLty

Билгеле булганча, Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев