Татарстан Президенты Казан федераль университеты лабораторияләренең эше белән танышты
Ул Экология һәм табигатьтән файдалану институтының «Агро- һәм биотехнологияләр үзәге» укыту-фәнни лабораториясе эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан федераль университетының лаборатория корпусларын карады. Аны КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрде.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башта Татарстан Президенты Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының лаборатория корпусында булды. Биредә нефть һәм газ-конденсат ятмаларының геологик-гидродинамик модельләрен булдыру, ятмаларны эшкәртүгә мониторинг ясау, нефть-газ өлкәсендә нейрочелтәр алгоритмнарын булдыру һәм куллану, шулай ук тармак IT-продуктларын булдыру белән шөгыльләнәләр.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка физик-химик модельләштерү җайланмасын күрсәттеләр. Аның ярдәмендә уздырыла торган тикшеренүләр нефть чыгару шартларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Аннары Татарстан Президенты дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкнең «Планетадагы сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» яңа лаборатория корпусында булды. Үзәк нефть һәм газ эзләү һәм разведкасының инновацион һәм нәтиҗәле ысулларын булдыру өчен билгеләнгән. Сүз шул исәптән үтәли технологияләр һәм ясалма интеллект куллану турында бара.
Моннан тыш, Миңнеханов Экология һәм табигатьтән файдалану институтының «Агро- һәм биотехнологияләр үзәге» укыту-фәнни лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. Ул 2015 елда төзелгән. Анда авыл хуҗалыгы һәм табигатьне саклау өлкәсендә, шул исәптән климат үзгәрү шартларында актуаль булган технологияләрне тикшерү һәм эшләү белән шөгыльләнәләр. Татарстан Президентына агрохимик анализ, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын бәяләүне, нефть пычраткан мохитләрнең биоремедиациясен һәм башка лабораторияләрне күрсәттеләр.
Югары уку йортының уку объектларын карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтү советы утырышын үткәрде. Ул Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев