Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Аксубайда эш сәфәре белән булды һәм район ифтарында катнашты

Аксубайда ифтарны район башлыгы Камил Гилманов үткәрде.

Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

Мөфтинең Аксубай районына эш сәфәре Хәсән Туфан музеенда булудан башланды, мөфтине шагыйрьнең иҗаты һәм фаҗигале язмышы белән таныштырдылар.

Үзәк мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә намаз укыганнан соң, район мөселманнары Аксубай универсаль технологияләр техникумында район башлыгы Камил Гилманов исеменнән үткәрелгән ифтар мәҗлесендә катнаштылар.

Ифтар – Рамазан ае вакытында кичке ашны кабул итү вакыты ул. Дин тотучылар фикеренчә, бу берләшү, иман китерүчеләрне берләштерү һәм Аллаһы Тәгаләгә уртак дога кылу өчен иң яхшы вакыт.

Ифтарга безнең һәм күрше районнарның имамнары, мәчеткә йөрүчеләр, мохтаҗлар чакырылган иде.

– Без барыбыз да изге Рамазан аенда һәм ураза көннәрендә мәчетләрдә, христиан динен тотучылар исә чиркәүләрдә сугышлар туктасын, илебездә тынычлык булсын дип дога кылабыз. Бүген дә уртак дога кылачакбыз, – дип мөрәҗәгать итте дин тотучыларга район башлыгы. – Без бөтен район белән мохтаҗларга булышабыз, сугышчыларыбызга ярдәм итәбез, Украинага гуманитар ярдәм җибәрәбез.

Татарстан мөфтие җыелган дин кардәшләргә Рамазан ае, иманлы кеше тормышында ураза тотуның мәгънәсе турында вәгазь укыды, барлык яхшы эшләрне кабул итү һәм гөнаһларны кичерү турында дога кылып, барысын да тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә чакырды.

Районның актив мөселманнары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләренә лаек булдылар.

Ислам дине үсешенә керткән өлеше өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары белән Раилә Рафикова, Радик Мостафин һәм Динар Минсафин бүләкләнде. Мөфтиятнең утыз еллыгы хөрмәтенә медальләренә район башлыгы Камил Гилманов һәм Аксубай мөхтәсибәте яшьләр хәрәкәте кураторы Илнар хәзрәт Сафиуллин лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев