Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә аграр сыйныфлар булдыру буенча эксперимент башланды

Татарстанда мәктәпләрдә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар оештыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетыннан хәбәр иттеләр.

 

Казан дәүләт аграр университетының Вуз алды әзерлеге һәм чыгарылыш курс студентларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова сүзләренчә, мондый сыйныфлар яңа уку елы башында Балтач муниципаль районының тугыз гомумбелем бирү учреждениесендә ачылган.

Профиль сыйныфлары Борбаш, Кече Лызи, Нөнәгәр, Норма, Чепья урта мәктәпләрендә, О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбендә, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә, Пыжмара төп мәктәбендә һәм Салавыч күппрофильле лицеенда үз ишекләрен ачкан. Аларга Казан дәүләт аграр университеты кураторлык итәчәк.

«Аграр сыйныфлар оештыруга әзерлек эшләре быелның башыннан бирле алып барылды. Июнь аенда районның кайбер мәктәп җитәкчеләре безнең университетта булды, шул чагында үзара хезмәттәшлек һәм бергәләп эш итү турында килешүләр имзаланды», - дип ачыклык кертте Фәссахова.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый махсуслаштырылган университет сыйныфларын оештыру – югары уку йорты тарафыннан республиканың бер районында муниципалитет хакимияте һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган сынау проекты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Николай Трофимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев