Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Наилә Крайнова җитәкчелегендә яшь баянчылар тагын бер иҗади биеклекне яуладылар.

Бу юлы Орехово-Зуево шәһәрендә узган “Татар халкының музыка сәнгате – Россиянең мәдәни байлыгы” XI балалар музыкаль фестиваль-бәйгедә. Баянчылар кайту белән район башлыгы Камил Гилманов аларны үзенә чакырды.

– Безнең баянчылар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләрен тәкъдим иткән катнашучылар белән көч сынаштылар. Балалар уңышлы чыгыш күрсәттеләр һәм иң югары бүләкләргә лаек булдылар! – дип горурланып сөйләде ансамбль җитәкчесе Наилә Крайнова. – Без районны лаеклы тәкъдим иттек.

«Аксубай егетләре» баянчылары триосы – Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов, Вадим Липатов югары бүләккә – Фестивальнең Гран-при бүләгенә лаек булдылар. «Солист» номинациясендә 12 яшьлек Семен Крайнов һәм 11 яшьлек Глеб Мясников – беренче урынны, тугыз яшьлек Ксения Романова икенче урынны яуладылар.

Мәскәү өлкәсендә булу һәм Фестивальдә катнашу турындагы истәлеге итеп делегация Мәскәү өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәровтан «Мәскәү өлкәсе татарлары» дигән истәлекле китап алды.

Район башлыгы Камил Гилманов балаларның уңышына ихластан сөенде, китап белән танышты.

– Наилә Сәет кызы, сез һәм сезнең талантлы укучыларыгыз уңышларыгыз белән шаккаттырып һәм куандырып туймыйсыз. Районны республикада узган бәйгеләрдә һәм хәтта Мәскәү сәхнәсендә дә данлавыгыз өчен рәхмәт. Балалар уңышларга ирешсен өчен күп көч һәм тырышлык куярга кирәк. Укытучының өлешенә кертелгән боларның барысы да, һичшиксез, җиңүләр алып килә. Һәм бу гаять зур хезмәт. Рәхмәт, афәрин!, – дип котлады баянчыларны Камил Камал улы.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бүләкләү тантанасында «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайновага Муса Җәлилнең оныгы, музыкант, музыкаль программалар җитәкчесе Татьяна Малышева безнең баянчылар триосы чыгышын Татарстанда концертларның берсенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Якынча аны Мәскәүдән һәм Россия шәһәрләреннән Фестивальнең Гран-при ияләре һәм лауреатлары катнашында Түбән Кама шәһәрендә гыйнвар аенда оештырырга планлаштыралар. Ә Фестивальнең жюри рәисе Фира Исаева «Аксубай егетләре» триосын «Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре» чараларында катнашырга тәкъдим иткән.

– Мин Сезгә, Камил Камал улы, безнең мөмкинлекләргә ышанычыгыз һәм фестивальгә баруда ярдәм иткәнегез өчен, мин сезгә чиксез рәхмәтле! Пандемия аркасында фестиваль ике тапкыр күчерелүгә кармастан, ул булды һәм безгә искиткеч нәтиҗәләр, онытылмаслык хис-кичерешләр алып килде, – дип рәхмәт белдерде район башлыгына җавап сүзендә Наилә Сәет кызы. –Сәяхәткә баруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен, балаларның әти-әниләренә дә бик зур рәхмәт. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын!

Ул, Орехово-Зуевода Татарстаннан килгән балаларны җылы каршы алуларын, кунакханәдә бушлай торак, туклану тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Ә оештыручылар аларга Мәскәү буенча онытылмаслык сәяхәт бүләк иткәннәр.

Наилә Сәет кызы район мәдәният йортында баянчылар белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Безнең газета аның тәрбияләнүчеләренең уңышлары турында күп тапкырлар язды. «Аксубай егетләре», баянчы-солистлар, кашык белән көй чыгару ансамбле чыгышы район тамашачылары күңеленә хуш килә, алар концертларга нәкъ менә Наилә Крайнова тәрбияләнүчеләренең чыгышын карарга килә.

Һәм без редакция, укучыларыбыз исеменнән баянчыларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев