Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Конституция суды 2022 елның июлендә эшләүдән туктый

Яһүдин аңлатканча, регламент Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә.

Татарстан Конституция суды киләсе елның җәендә эшен туктатачак.

«Татарстан Конституция суды ничек эшләгән, шулай ук федераль закон кабул ителгәнче гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу 2022 елның июленә кадәр», — дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин республика парламентының 28нче утырышында.

Яһүдин аңлатканча, регламент Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә. Аерым алганда, алар 2020 елның 8 декабрендәге федераль конституцион закон кабул ителү белән бәйле. Узган елның 19 декабрендә үз көченә кергән закон нигезендә РФ субъектларының конституция (устав) судлары яңа эшләр кабул итми, ә мондый судларның яңа судьялары билгеләми. 2023 елның 1 гыйнварына кадәр конституцион судлар бетерелергә тиеш.

«Шуңа бәйле рәвештә регламенттан Татарстан Конституция суды судьяларын сайлау тәртибе турындагы 20 бүлекне төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Шулай ук Дәүләт Советы, аның комитетлары һәм депутатларының республика Конституция судына мөрәҗәгать итү тәртибен күздә тоткан үзгәрешләр кертергә кирәк», — диде парламентарий.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев