Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан - хезмәткәрләрнең бердәм медкартасын кертүдә пилот төбәкләрнең берсе

Хезмәткәрләрнең бердәм медицина картасын булдыру буенча озак сроклы проект Россиянең ике төбәгендә – Татарстан Республикасында һәм Кемерово өлкәсендә тормышка ашырыла башлаячак.

Бу хакта РФ Социаль иминият фонды Рәисенең беренче урынбасары Татьяна Лотоцкая фондның V тармак конференциясендә сөйләде, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Лотоцкая сүзләренә караганда, проект кешеләр куркыныч шартларда, әйтик, күмерле шартларда эшли торган тармаклардан тормышка ашырыла башлаячак. Россия Социаль иминият фонды «СУЭК» төркеме белән килешүгә кул кую этабына чыга алды диярлек, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта спикер, алга таба мәгълүматларны җыю һәм аларны анализлау хезмәткәрләрне бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри иминиятләү турындагы закон буенча тарификациянең кайбер алымнарын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк, дип аныклап үтте. Шулай итеп, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген чагылдыручы предприятиеләрнең шәхси статистикасын исәпкә алу планлаштырыла.

Хезмәткәрләрнең бердәм медицина картасы кеше сәламәтлеге турындагы мәгълүматларны, шул исәптән предприятиедә мәҗбүри медицина тикшерүләрен уздырганда алынган һәм табибларга барганда башка әһәмиятле мәгълүматларны берләштерүне күздә тота.

Бердәм медкартлар экстерриториаль принцип буенча формалашачак. «Ул [хезмәткәрнең бердәм медицина картасы - иск. Т-и.] РФнең теләсә кайсы төбәкләрендә алынган мәгълүматларны берләштерәчәк», – дип ассызыклады Лотоцкая.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев