Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Хезмәт министрлыгы: Бер атнада эшсезләр 11261 кешегә кадәр кимегән

Республиканың хезмәт базарында эш бирүчеләр 46,6 меңнән артык вакансия тәкъдим итә.

 

Бүгенге көндә Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 11261 кеше теркәлгән. Бу бер атна элек булган күрсәткечтән 79 кешегә кимрәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 46609 вакансиягә тиң. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4564 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, республиканың һәр эшсез кешесенә шартлы рәвештә дүрт буш вакансия туры килә. Узган атнада 490 татарстанлы эшсез дип танылган, шуларның 434е элек тә эшсез сыйфатында булган. 24 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә эшсез статусын алган. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев