Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан хаҗилары Мәккәнең тарихи урыннары белән таныша

Сәфәрләр гадәттә өйлә намазына кадәр яисә өйлә намазыннан соң үткәрелә.

Олуг хаҗ гыйбадәте башланганчы, изге Мәккә җирләренә киткән Татарстан хаҗилары төркем җитәкчеләре белән тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныша. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Экскурсияләр хаҗ гыйбадәте көннәрендә булырга тиешле урыннарны алдан барып күрү, җирлеккә һәм һава шартларына җайлашуны тәэмин итү, биредәге географик үзенчәлекләрне тоемлау максатыннан оештырыла.

Сәфәрләр гадәттә өйлә намазына кадәр яисә өйлә намазыннан соң үткәрелә.

Шунысы әһәмиятле: эссе һавага чыгар алдыннан төркем җитәкчеләре һәм табиблар куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп, үзең белән су һәм зонт алырга кирәклекне төшендереп тора. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев