Татарстан буенча Road-тур: Аксубайга «Яшьләр вакыты» автобусы киләчәк
Татарстанның 45 районы яшьләре ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының road-туры һәм «Татарстан яшьләре» хәрәкәте кысаларында белем бирү сессияләрендә катнашачак
Акциядә катнашучылар 2019 елда Татарстан районнарында булдылар, анда җирле яшьләр белән түгәрәк өстәлләр үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар районда эшкә урнашу, ачык ял киңлеген оештыру өлкәсендә яшьләр өчен файдалы булган платформалар булдыру турында фикер алыштылар. Быел автобус туры «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» шигаре астында уза. Турның координаторлары Аксубайда, башка районнардагы кебек үк, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркетын оештыралар, анда җирле яшьләр уңышлы проектлар турында беләчәк, шулай ук грантларга заявкалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак. Яшьләргә «Безнең район – киләчәк образы» проекты сессиясе кысаларында үз проектын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Иң яхшы идеяләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм район хакимияте тарафыннан яклау табачак. Автобус туры 4 августта башлана. Алты атна дәвамында road-тур командасы үз программасы белән республика районнары буенча узачак. Безнең районга автобус 2 сентябрьдә киләчәк. Ә инде 11 сентябрьдә команда янә Татарстан башкаласына – Казанга әйләнеп кайтачак.
14+
Фото: Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев