Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан аучылары өчен махсус календарь дөнья күрде

Календарьдә республика территориясендә ауның актуаль сроклары турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аучы календаре» бүлеген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында табарга мөмкин.

Мисал өчен, сентябрь аенда Татарстанда ата кыр кәҗәсен (20 сентябрьгә кадәр) һәм пошиларны, шулай ук кабан дуңгызы, йомран, байбак һәм бурсыкларны атарга ярый. 15 сентябрьдән шулай ук төлке һәм карсакны да ауларга рөхсәт ителә.

Көзге-кышкы сезонда кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр һәм киек кошларны аулау өчен рөхсәтне 5 сентябрьдән Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев