Татар яшьләрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантларында катнашырга чакырдылар
23-25 августта Казанда Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы үтә.
ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов яшьләрне министрлык грантлары конкурсында катнашырга чакырды. Бу хакта ул Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары ачылышында ясаган чыгышы вакытында әйтте.
Бүген Казанның Г.Кариев театры бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары башланып китте. Яшьләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, "Идел" татар яшьләре үзәге җитәкчәсе Ләйсән Сафина сәламләде.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының эш-максатлары белән Тимур Сөләйманов таныштырып үтте. «Министрлыкның максаты – яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру. Без яшьләр өчен проектларны яшьләрнең үзләреннән башка барлыкка китерсәк – алар анда катнашмыйлар. Без кайбер проектларда яшьләрне дөрес итеп катнаштыра белмибез. Яшьләр күп катнашкан проектларның кыйммәте дә арта», - диде ул.
«Сез биредә үз проектларыгыз белән килеп, экспертлардан белем алып, проектларыгызны заманчалаштыра аласыз. Безнең грантларда катнашыгыз. Яшьләр оешмалары өчен 1 000 000 сумга кадәр грант отарга мөмкин. Физик затлар өчен дә грантлар бирә башлаячакбыз. Анда 300 мең сумга кадәр акча отып була. Бергәләп мөмкинлекләр мохитен тудырыйк. Без - сезнең ярдәмчеләрегез», - диде Тимур Сөләйманов.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев