Татар телендәге китапларны «Авыл таңнары» газетасы мөхәрриятендә сатып алырга мөмкин
Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабының сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете.
Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә…
Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз күзләре белән күреп, кичереп язган автор.
160 битле китап кесә форматында эшләнгән. «Никах» китабы Татарстанның һәрбер шәһәрендә һәм районында, шулай ук Башкортстанда сатуга чыкты.
Китапның бәясе – 100 сум. Аны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакция бинасында сатып алырга мөмкин.
Шулай ук сатуда Марат Кәбировның «Киллер» һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китаплары да бар.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев