“Таш чокыр” чишмәсендә тәртип урнаштырдылар
Аксубай универсаль технологияләр техникумы тагын бер объектны “шефлыкка” алды.
Күптән түгел техникум коллективы “Таш чокыр” чишмәсендә һәм аның әйләнә-тирәсендә тәртип урнаштырды.
–Үз йортына гына түгел, ә туган төбәгенә, уртак йортыбыз – районыбызга битараф булмаган кеше, уйлап та тормыйча моңа ихтыяҗ булган җирдә чисталык һәм тәртип урнаштыра, – дип шәрехләде техникум коллективының әлеге изге гамәлен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Техникум коллективы – район һәм бистәнең чын патриотлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев