Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Таш чокыр чишмәсенә тәре йөреше ясадылар

Казан Изге Ана иконасы пәйда булган көнне, Аксубайның изге Феодосий Тотемский православие чиркәвендә узган гыйбадәттән соң, мәхәллә кешеләре Таш чокыр чишмәсенә тәре йөреше белән юл тоттылар.

Бу көнне Казанда православие динендәгеләр, традиция буенча, могҗизалы иконаны моннан биш йөз ел элек табылган урынга алып баралар. Бу традиция безнең районда да бар.

Колоннаның юлын чиркәү кыңгыраулары чыңлавы һәм дога җырлары озатып барды. Аксубай урамнарыннан дин тотучылар, иконалар һәм тәреләр күтәреп, төп юл буйлап атладылар, догалар Изге Анага һәм Аллаһының изгеләренә юнәлтелде. Чишмә янына килеп җиткәч, Аксубай православие мәхәлләсе башлыгы, протоиерей Александр Качаев гыйбадәт кылды һәм суны изгеләндерде, җыелган халыкка изге чишмә суын сипте. Килгән кешеләр изгеләндерелгән суны шатланып кабул иттеләр, аны савытларга тутырып алдылар, ә кайберләре коену өчен әзерләнгән купельгә бик теләп чумдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев