Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тарханкада чик буе гаскәрләренә һәйкәл ачтылар

Чик сакчыларына стела ачу Аксубай районы җитәкчелеге вәкилләре һәм ветераннар катнашында узды.

Район үзәгендә Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара тәмамлангач, катнашучылар Тарханка авылына чик буе гаскәрләре хөрмәтенә стела ачуга юнәлделәр.

«Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов чик буе гаскәрләре ветераннарының тантанада катнашулары турында генерал-майор Анатолий Молоствовка рапорт бирде.

Чараны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев ачты.

– Бу стела бик әһәмиятле, – диде ул. – Бу хезмәт иткән, бүгенге көндә хезмәт итүче һәм хәрби бурычны үтәгәндә, илебезне яклап һәлак булганнарга мәңгелек хәтер.

Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин һәм Иске Ильдеряк авыл җирлегенең ветераннар хәрәкәте активисты Василий Пайдаркин чарада катнашучыларга чик сакчылары ветераннарына хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков һәйкәл куюда ярдәм күрсәткәннәре өчен Руслан Антоновка һәм Василий Пайдаркинга рәхмәт белдерде.

– Һәйкәл кую турындагы идея тугач, мин оештыручылар белән элемтәгә кердем. Барысын да үз кулларыбыз белән эшләдек, – дип билгеләп үтте Руслан Антонов. – Бертуганнарым – Борис һәм Юрий һәйкәлне төзү өстендә эшләделәр.

Алексей Бобов, «Дәүләт чиге» фильмын искә төшереп, чик буе билгесе – ул чик буе гаскәрләре символы, дип ассызыклады.

Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алып, Руслан Антонов һәм Василий Пайдаркин чик буе гаскәрләре әләмен күтәрделәр. Руслан Антонов һәм Сергей Васильев обелисктан ак җәймәне салдырдылар. Катнашучылар мемориал итәгенә венок һәм чәчәкләр салдылар.

Фотогалерея.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев